Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Совет киңәйтелгән утырышы булды

Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Совет киңәйтелгән утырышы булды.

Чараның төп идеясе АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы өчен практик юнәлешле белгечләр әзерләү мәсьәләләрендә булды.

Кереш сүз белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. «Югары технологияле авыл хуҗалыгы шартларында без кадрлар белән тәэмин итүгә мохтаҗ, кадрлар барысын да хәл итә!» ,- диде ул.

Очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, «Россия авл хуҗалыгы банкы» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе директоры Айрат Сөләйманов катнашты.

Марсель Мәхмүтов ярдәм чаралары, хезмәт хакы проблемалары, шулай ук авыл территорияләрен үстерү турында сөйләде.

«АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы кадрларын әзерләү өчен мәгарифнең яңа моделе» темасына доклад белән Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев һәм Н. Э.Бауман исемендәге Казан ДВМАнең укыту һәм тәрбия эшләре проректоры Данил Мингалиев чыгыш ясады.

«Талантлы һәм, иң мөһиме, дәртле яшьләрне җәлеп итү – безнең өчен төп бурычларның берсе. Бу юнәлештә без мәктәпләрдә агрокласс булдыруны актив үстерәбез», – диде Айрат Вәлиев.

Очрашу ахырында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» РИХ (РОО) Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова «ТНВ» хәрәкәте Башкарма комитетының эше турында хисап һәм 2023 елга эш планы тәкъдим итте.

Translate