Казан ДАУ «Ел спортчысы 2022»спорт премиясе җиңүчесе булды
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Ел спортчысы 2022» традицион спорт премиясе узды, анда ел саен ТР җыелма командалары, республика спорт федерацияләре һәм спорт оешмалары, шулай ук сезон йомгаклары буенча югары уку йортларының иң яхшы спортчыларын һәм тренерларын хөрмәтлиләр.
Казан ДАУ «Массакүләм, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эше кую буенча Татарстан Республикасында иң яхшы югары белем бирү учреждениесе» номинациясендә җиңүче булды.

