Россия авыл хуҗалыгы банкы «Татарстан – Яңа гасыр»хәрәкәте утырышында агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүгә керткән өлеше турында сөйләде

Россия авыл хуҗалыгы банкы Казан дәүләт аграр университетында узган «Татарстан –Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында катнашты. Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан региональ филиалы директоры Ләлә Кудерметова Россия авыл хуҗалыгы банкының белем бирү проектлары һәм АПКның кадрлар резервын формалаштыруга керткән өлеше турында сөйләде.

Филиал директоры үз чыгышы кысаларында «Я в агро»  эскосистемасының циффрлы платформаларының берсенә кагылды. Бу мәйданчык аграр белем бирүне алга этәрү һәм агросәнәгать комплексында эш эзләүдә ярдәм итү өчен булдырылган. «Ресурс киң аудитория өчен – мәктәп укучыларыннан һәм абитуриентлардан алып тәҗрибәле профессионалларга кадәр. Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге профессионаллар өчен платформада Россиянең төрле субъектларында АПК юнәлеше буенча һәм чиктәш тармакларда эш эзләү сервисы бар. Ә үз квалификацияләрен күтәрергә планлаштырган кулланучылар биредә төрле юнәлешләр буенча квалификация өчен яраклы программалар һәм курслар, шулай ук икенче югары белем алу турында мәгълүмат таба алачак», – дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Ләлә Кудерметова Татарстан студентлары банкына ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Россия авыл хуҗалыгы банкы Казан аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кампус проектларын гамәлгә ашыра һәм талантлы студентларга исемле стипендияләр бирә. Моннан тыш, аграр университет базасында банк фермерлар хәрәкәтен популярлаштыруга һәм нәтиҗәле агробизнес булдыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Фермер мәктәбе» белем бирү проектын гамәлгә ашыра.

«Проектны тәмамлаучылар, финанс грамоталылыгын арттырып, авылда бизнесны камилләштереп, авыл территорияләрен һәм гомумән республика авыл хуҗалыгын үстерүдә ярдәм итәрләр дип ышанам”, – диде Ләлә Кудерметова.

«Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүнең милли кредит-финанс системасы нигезе. Банк 2000 елда төзелгән һәм бүген илнең агросәнәгать комплексының төп кредиторы булып тора, активлар һәм капитал күләме буенча иң эре һәм тотрыклы банклар арасына, шулай ук Россиянең эре банкларының ышанычлылык рейтингы лидерлары арасына керә.

Translate