Татарстан Республикасы район мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше
2022 елның ноябрь һәм декабрь айларында КДВМА коллегалары белән берлектә, Казан ДАУ оештырган һөнәри юнәлеш бирү комиссиясе, Икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Әмирова Эльмира Фаил кызы Балык Бистәсе, Биектау, Баулы, Минзәлә, Ютазы, Әгерҗе районнарының урта белем бирү мәктәпләре һәм техникумнарының 8-11 сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.
Мәктәп укучылары һәм техникум студентлары яңа 2023-2024 елларда укырга керүнең төп үзенчәлекләре, университетта нинди юнәлешләр, профильләр һәм белем бирү белгечлеге турында белделәр. Уку юнәлешләренә туры килә торган БДИның өстенлекле имтиханнарына тукталдылар. Доцент Әмирова Э. Ф.шулай ук капиталь ремонттан соң тулай торакның торышы, уку биналары, тулай тораклар, фәнни китапханәнең урнашуы турында мәгълүмат тәкъдим итте. Булачак абитуриентлар студентларның иҗади, фәнни һәм спорт тормышы турында белделәр. Очрашу нәтиҗәле узды, укучылар һәм педагоглар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.





