Казан ДАУ икътисад институты студентларына рәхмәт хатлары тапшырылды

27 декабрьдә Казан ДАУ икътисад институты студентларына Татарстан Республикасында 2022 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә актив катнашкан һәм иҗтимагый күзәтү системасын камилләштергән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов, укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте  проректоры Андрей Дмитриев, икътисад институты директоры Марат Низаметдинов, укыту-методик идарә башлыгы Рәмис Мәрданов катнашты. Студентларга 18 Бөтенроссия эшлекле, инновацион-техник идеяләр һәм проектлар конкурсында, шулай ук 22 Бөтенроссия халык хуҗалыгын үстерү Олимпиадасында катнашкан өчен дипломнар тапшырылды. Һәркайда диярлек балалар 1 призлы урын алдылар! Котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

Translate