Татарстанда «Фермер мәктәбе» нәтиҗәләре буенча 100дән артык яшь аграрчы яңадан квалификация алды
2021-2022 елларда Россия авыл хыҗалыгы банкы Татарстанда АПКның кадрлар потенциалын арттыру буенча тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашырды. Иң уңышлы проектлар арасында – яңа финанс тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыкларын булдыруга ярдәм итүгә, гамәлдә булганнарның нәтиҗәлелеген арттыруга, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Фермер мәктәбе» белем бирү программасы да бар.
Татарстан Республикасы әлеге проектны тормышка ашыруда өч тапкыр катнашты. Укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.
Ике ел эчендә Татарстанда «Фермерлар мәктәбе» нең 104 тыңлаучысы теоретик әзерлек уздылар, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә белем алдылар һәм «Кошчылык», «Сөт-ит терлекчелеге», «Терлекчелек», «Ат үрчетү», «Үсемлекчелек» белгечлекләре буенча үз бизнес-планнарын эшләделәр.
«Фермер мәктәбе» – нульдән бизнесны башлап җибәрергә әзер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне берләштергән уникаль проект. Укыту программасы шул рәвешле төзелгән ки, тыңлаучылар аграр бизнесны үстерү турындагы бөтен белем комплексын үзләштерә алдылар: алар теоретик өлешне уздылар, аннары алган белемнәрен практикада ныгыттылар. Өч агымның да нәтиҗәләре буенча без бары уңай бәяләмәләр генә алдык, нәкъ менә шуңа күрә проект уңышлы узды дип әйтергә була», – дип билгеләп үтте Татарстан региональ филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
Гомумән алганда, бөтен Россия буенча 2020 елның сентябрендә проект эшли башлаганнан бирле 3 меңгә якын кеше белем алган.