Казан дәүләт аграр университетында «Икътисадның санлы трансформациясе шартларында дәүләт һәм муниципаль идарәнең актуаль проблемалары»III Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе ачылды

Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында авыл хуҗалыгы производствосы белән идарә итү кафедрасы оештырган «Икътисадның санлы трансформациясе шартларында дәүләт һәм муниципаль идарәнең актуаль проблемалары» III Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе ачылды.  2023 елның 25 гыйнварында пленар утырыш булды, анда Казан ДАУ җитәкчелеге, т.ф.д. ректор, доцент Айрат Рәсим улы Вәлиев, Казан ДАУның укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоры, т.ф.к., доцент Андрей Владимирович Дмитриев, башка югары уку йортларыннан килгән кунаклар, икътисад институты хезмәткәрләре, студентлар һәм магистрантлар катнашты. Сәламләү сүзе белән Казан ДАУ фәнни эш һәм санлы трансформация проректоры, т.ф.д., профессор Булат Госман улы Җиһаншин чыгыш ясады.

Икътисад институты директоры и.ф.к, доцент Низаметдинов Марат Мингали улы да конференциядә катнашучыларны сәламләде. Ә аннары «Агросәнәгать комплексында дәүләт хезмәтләре күрсәтүне санлы озата бару»темасына доклад белән чыгыш ясады. Быелгы конференция галимнәрнең һәм практикларның Россиянең барлык почмакларыннан диярлек очрашу мәйданчыгы булды. 120 дән артык автор үз мәкаләләрен җибәрде. Катнашучыларның географиясе Кырымнан дәүләтнең Көнчыгыш чикләренә кадәр күрсәтелгән.

Икътисад фәннәре докторы, академик Д. Н.Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр – технология университеты профессоры Черданцев Вадим Петрович чыгышы зур кызыксыну уятты. Әлеге югары уку йорты белән хезмәттәшлек Казан дәүләт аграр университетының өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итүне күздә тота.

С.Ю.Витте исемендәге (Санкт-Петербург шәһәре) Яңа индустриаль үсеш институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Хәбибуллина Зенфира Рәфкать кызының «Хәзерге икътисадый мәнфәгатьләр системасында стратегик иҗтимагый үсешнең өстенлекле моделен эзләү»темасына доклады актив фикер алышу уятты. Пленар утырышта катнашучылардан тыш, оффлайн режимда катнашучы башка шәһәрләрдән дә сораулар бирелде.

26 гыйнварда «Икътисадның санлы трансформациясе шартларында дәүләт һәм муниципаль идарәнең актуаль проблемалары» III Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе үз эшен секция форматында дәвам итәчәк.  Барлыгы дүрт секция игълан ителде: 1нче секция «Санлы трансформация шартларында дәүләт һәм муниципаль идарә теориясе һәм практикасы»; 2нче секция «АПКны роботлаштыру һәм санлаштыру», 3нче секция «Үсемлекчелектә һәм терлекчелектә санлы  технологияләр һәм ГИС», 4нче секция «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең хокукый һәм икътисадый мәсьәләләре». Конференциядә катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!

Translate