Казан ДАУ ветераннарын бүләкләү тантанасы
ТР АПК ветераннары Советы Президиумында Казан дәүләт аграр университеты ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. АПК системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен профессор Г.С.Шәрәфетдиновка һәм Н.Г. Хәйруллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Рәхмәт хатларын, шулай ук исемле сәгатьләр тапшырдылар. Залда мөхтәрәм кунаклар, профессорлар Ф.Н. Сафиуллин һәм А. И. Рудаков утырды.
Ветераннар советы һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе тели!


