«Мин коррупциягә каршы!» плакатлар конкурсында катнашкан өчен дипломнар тапшыру

2023 елның 2 февралендә студентлар тулай торагының актлар залында «Мин коррупциягә каршы!» плакатлар конкурсында катнашкан өчен тулай торакта яшәүче студентлар арасында дипломнар тапшырылды.

Сәламләү сүзе белән Казан ДАУ коррупциягә каршы эшчәнлекне әйдәп баручы белгеч Р.Р. Локманов чыгыш ясады, үткәрелгән чараның мөһимлеген ассызыклады һәм студентларны киләчәктә дә коррупция проблемасына җитди карарга һәм дөрес гражданлык позициясен алырга өндәде. Шулай ук ул студентлар коррупциягә каршы комиссиясенең эше өчен рәхмәт белдерде.

Конкурста беренче урынны Таҗиев Равил алды, икенче урынны Покровская Виктория һәм Джумагалиев Эмиль алды, өченче урынны Морозова Арина, Колобова Мария һәм Сагадеева Алсу бүлеште. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәт!

Translate