NVL Men ‘s –KZN« Кыш» милли волейбол лигасы уеннарында Казан ДАУ командасының җиңүе
Волейбол буенча Казан ДАУ ирләр җыелма командасын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы вузларының җәйге Универсиадасына әзерләү буенча эш дәвам итә. 2023 елның 10 февралендә NVL Men ‘ s –KZN « Кыш» милли волейбол лигасының «Темп» һәм «Легион — Гамбит» командалары белән чираттагы уеннары узды. Безнең ” Агроуниверситет» командасы ике матчта да җиңү яулады.
Укучыларыбызны, тренер Елистратов Дмитрий Евгеньевичны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
