Казан ДАУ студентлары «Россия – минем тарихым»тарихи паркында
21 февральдә Казан ДАУ икътисад институты кураторы Гайнетдинов Илгизәр Гыйльметдин улы җитәкчелегендәге Б311-04 төркеме студентлары «Россия – минем тарихым»тарихи паркында булдылар.
Татарстан Республикасында ике яңа Федераль мультимедиа проекты барлыкка килде:
1) «Украина. Замана борылышларында». Экспозиция Россия белән Украинаның күп гасырлык мөнәсәбәтләре турында сөйли, бүгенге вакыйгаларга меңьеллык тарих призмасы аша күз салырга ярдәм итә.
2) «Сталинград – җиңү тарихы» мультимедиа күргәзмәсе. Сталинград сугышының җиңүенә 80 ел тула. Россия Президенты В. В. Путин Указы белән юбилей датасы гомуммилли масштабка ия булды.
Бер борылышның төп пунктлары турындагы экспозиция Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын җанландыра, сугыш операцияләренең карталары, схемалары һәм видеохроникасы тәкъдим ителә.
Ике экспозиция дә мәгънәле һәм объектив мәгълүмат алу өчен файдалы!




