Казан ДАУ студентлары үз сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюны оештырды
Б311-04 төркеменең Казан ДАУ икътисад институты студентлары куратор Гайнетдинов Илгизәр Гыйльметдин улы белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үз сугышчыларына гуманитар ярдәм өчен акча җыюны оештырдылар.
Татлы ризыклар сатып алдык. Кызлар егетләребезгә уңышлар, сәламәтлек, җиңү теләп өчпочмаклы хатлар яздылар! Без сезнең белән! Исән-сау кайтыгыз һәм җиңү белән!
