Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге остазларының I слеты
Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, педагог-оештыручылар, укытучылар, методистлар һәм башка белгечләр Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге остазларының I слетына җыелдылар! Чара 2023 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Слетта Казан ДАУ Яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Хөсәенов Раил Камил улы катнашты.
Слетта катнашучылар «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте идарәсе рәисе Гуров Григорий Александрович белән очрашты.
Безнең республикада эшләп килүче 12 хәрәкәт юнәлешен һәм 13 нче юнәлешне – «Туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр»тәкъдим иттеләр. Хәрәкәтнең клублары (беренчел бүлекләре) һәм аларның эшен ничек башлап җибәрү турында сөйләделәр. Җәмгыять эчендә эшне ничек формалаштыру турында сөйләштеләр.








