«Индустриаль җитештерүнең хәзерге шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарының продуктлылыгын арттыруда инновацион алымнар»Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе
2023 елның 2 мартында агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында биотехнология, терлекчелек һәм химия кафедрасы оештырган «Индустриаль җитештерүнең хәзерге шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарының продуктлылыгын арттыруда инновацион алымнар» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды. Пленар доклад белән түбәндәгеләр чыгыш ясады: икътисад фәннәре д-ры, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, ТР ФА әгъза-корр. В. В. Хоменко «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында органик һәм экологик чиста авыл хуҗалыгының социаль-икътисадый нигезләре һәм үсеш перспективалары» темасына, шулай ук биотехнология, терлекчелек һәм химия кафедрасы мөдире Р.Р. Шәйдуллин, а.-х. фәннәре д-ры, профессор М. К. Гайнуллина, биол. фәннәре д-ры, профессор Ф.К. Әхмәтҗанова да чыгыш ясадылар. Секцияләрдә Казан ДВМА, хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге, Казан ДАУ һ.б. галимнәр кызыклы докладлар белән чыгыш ясады, күп сораулар бирелде.






