Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXIII съезды
2023 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXIII съезды узды
Чараны фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров ачты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме турында доклад белән чыгыш ясады.
Съезд барышында Казан ДАУ студентлары Гайфуллин Айдар, Шәмсетдинов Илмир һәм Кәримуллин Илнур Татарстан Республикасы районнарында чәчү һәм урып-җыю эшләрендә актив катнашкан өчен бүләкләнделәр.
Балаларны котлыйбыз һәм нәтиҗәле эш телибез !


