Казан ДАУ үз проектларын Татарстан Республикасы Рәисенә Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте

7 мартта «ТатАгроЭкспо 2023»АПК казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үз эшен дәвам итте.

Күргәзмәдә бөтен Россиядән 350дән артык компания катнаша. Экспозициядә авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек һәм үсемлекчелекне нәтиҗәле үстерү өчен җиһазлар һәм чимал, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча төрле технологияләр тәкъдим ителгән. Үз эшләнмәләре белән аерым стендларны Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары, шул исәптән Казан дәүләт аграр университеты да тәкъдим итә. Күргәзмәне әзерләүдә университетның фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе зур эш башкара.

Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмә белән танышты һәм ТР югары уку йортлары җитәкчелеге һәм вәкилләренең хәбәрләрен игътибар белән тыңлады. Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев университетның гамәли эшләнмәләренең төп юнәлешләре, Агробиотехнопаркны үстерү планнары, алда торган язгы кыр эшләре өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка студентлар стартабы конкурсында җиңүчеләрнең инновацион проектлары тәкъдим ителде.

Translate