Бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасының киңәйтелгән утырышы
24 мартта Казан ДАУ икътисад институтының Гыйльми советы утырышы залында Григорьева Светлана Владиславованың «Предприятиеләрнең тотрыклылыгына икътисади анализны үстерү: методология һәм практика»темасына икътисад фәннәре докторлык диссертациясен тикшерү буенча бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасының киңәйтелгән утырышы узды.
Фәнни консультант– икътисад фәннәре докторы, профессор Поздеев Валерий Леонидович, Йошкар-Ола шәһәренең Идел буе дәүләт технология университеты, бухгалтерлык хисабы, салымнар һәм икътисади куркынычсызлык кафедрасы.
Утырышта 16 кеше катнаша. Шуларның 8е докторлар һәм 8е профессорлар. Аларга А. Е. Суглобов, А. С. Хөсәенова, В. Л. Поздеев, Б. Г. Зиганшин, Ш. И. Алибеков, В. Н. Нестеров, Г. С. Клычева, А. Р. Закирова керә.


