Казан ДАУда катнаш төрдәге 47 нче балалар бакчасының муниципаль автоном балалар белем бирү учреждениесе балалары булды
12 апрельдә агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтына Казан шәһәре Идел буе районының 47 нче балалар бакчасының муниципаль автоном балалар белем бирү учреждениесе балалары килде. Балалар институт музеенда, агрохимия һәм туфракны өйрәнү кафедрасы лабораторияләрендә, гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедраларында булдылар. Экскурсияне гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы доценты Р. М. Сабирова үткәрде. Балаларга «Үсемлекләр ничек туклана», «Нәрсәдән икмәк алына», «Корткыч бөҗәкләр» темаларына танып белү видеофильмнары ошады; табышмакларны чишү, лупа астында бөҗәкләр коллекциясен карау, төрле төстәге туфрак профильләрен карау, катнаштыргычта «Дуслык боткасы» ясау, туфракны ситлар җыелмасы аша сиптерү һәм аның кисәкчәләрен карау. Балалар шатландылар һәм экскурсиядән канәгать булдылар.




