Казан ДАУ музеена экскурсия
«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча дүртенче курс студентлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы укытучылары «Дәүләт карарларын кабул итү һәм үтәү»дисциплинасы кысаларында Казан ДАУ музеенда булдылар. Экскурсияне музей мөдире Саима Сәет кызы үткәрде. Студентлар югары уку йорты тарихы белән таныштылар һәм университетны тәмамлаган республика һәм илнең дәүләт эшлеклеләре турында белделәр.




