Казан дәүләт аграр университеты югары белем бирү оешмаларының конкурс сайлап алуында җиңүче булды

Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан оештырылган инновацион продуктлар формалаштыру өчен проект командаларына һәм студент инициативаларына ярдәм итүнең акселерация программаларын оештыру максатларында югары белем бирү мәгариф оешмаларын сайлап алу конкурсында җиңүче булды.

Грантның максаты – Россия Федерациясендә фән, технологияләр һәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләрен һәм Россия Федерациясенең критик технологияләр исемлеген исәпкә алып билгеләнгән технологик юнәлешләрнең берсе буенча инновацион продуктларны формалаштыру һәм проект программаларын технологик эшкуарлыкка җәлеп итү.

Казан дәүләт аграр университетында акселерация программасы «Авыл хуҗалыгы», «IT», «Урман хуҗалыгы» юнәлешләре буенча гамәлгә ашырылачак һәм 2023 ел ахырына кадәр 40ка якын чара үткәрүне күздә тота, нәтиҗәдә 500дән артык студент проект эшчәнлегенә җәлеп ителәчәк һәм икътисадның реаль секторына кертүгә әзер булган 70тән артык стартап-проект әзерләнәчәк.

Барлык студентларны акселерация программасын тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз, бу, һичшиксез, сезнең фәнни эшегезне үстерүдә ярдәм итәчәк.

Translate