Казан дәүләт аграр университетында төп бина территориясендә өмә узды

20 апрельдә Казан ДАУның төп бинасы территориясендә хуҗалык-икътисадый эшчәнлеге проректоры Зөфәр Закиров, икътисад институты җитәкчелеге һәм укытучылары, студентлар катнашында өмә узды. Студентлар һәм укытучылар бергәләп территорияне җыеп, аны тәртипкә китерергә җыелдылар. Барысы да рәхәтләнеп һәм дәртләнеп эшләделәр.

Мондый чаралар университет территориясендә чисталык һәм тәртипне саклауга гына түгел, ә коллективны ныгытуга һәм студентларның укуга һәм фәнни эшчәнлеккә мотивациясен арттыруга да ярдәм итә.

Translate