ТР Яшьләр эшләре министрының Казан ДАУ студентлар активы белән очрашуы
20 апрельдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наилевич Садыйков университетыбызның студентлар активы белән очрашты. Казан дәүләт аграр университеты студентлар йортында узган очрашуда республикада яшьләр сәясәте, студентларга гамәлдәге ярдәм чаралары, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен программалар, мөмкинлекләр һәм башка күп мәсьәләләр каралды.




