Казан дәүләт аграр университетында бөек татар шагыйре, мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Мөхәммәтгәриф улы Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

26 апрельдә, бөек татар шагыйре, мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Мөхәммәтгәриф улы Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә!

Шагыйрьнең туган көне алдыннан Казан ДАУ икътисад институтында университетның фәнни китапханәсе белән берлектә философия һәм хокук кафедрасы тарафыннан оештырылган тантаналы чара узды. Анда ррта һөнәри белем бирү студентлары, Б321-01 төркеме студентлары һәм ИЭның икенче курс студентлары катнашты. Чараны философия һәм хокук кафедрасы доценты Илсөяр Габделхакова ачты, ул шагыйрьнең иҗади биографиясенең иң якты битләре турында сөйләде. Китапханәнең уку залында җыелган студентларга Г.Тукай тормышы турында татар һәм рус телләрендәге документаль фильмнар күрсәтелде. Чара барышында студентлар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим иттеләр, аның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, китап күргәзмәсе материаллары белән таныштылар. СПО студентлары Бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган стена газетасын тәкъдим иттеләр.

Чарада катнашучыларның барысы да бүләкләр белән бүләкләнде.

Габдулла Тукай бу дөньяны вакытсыз калдырды, әмма ул исән һәм шигъриятне кадерли белгән буын яшәгәнче безнең йөрәкләрдә яшәячәк!

Translate