«PROинтерес»һөнәри юнәлешле онлайн-фестивале

Татарстан Республикасында Раис ярдәме белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «PROинтерес»бушлай һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-фестивале башланды

Фестиваль яшүсмерләр һәм яшьләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән

региональ эш бирүчеләргә һәм кирәкле һөнәрләргә, шулай ук остазларны үз тәҗрибәләрен таратырга этәрүгә.

Фестиваль компанияләрнең сорауларын һәм яшүсмерләрнең мәнфәгатьләрен берләштерергә, һөнәри юнәлеш бирү чараларын яшьләр өчен кызыклы һәм аңлаешлы форматта һәм, иң мөһиме, эш бирүче компанияләрдән видео дәресләр үз эченә алган практикага юнәлдерелгән биремнәр форматында гамәлгә ашырырга тиеш. Фестивальнең җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр алачак, шулай ук партнер компанияләрдә түләүле стажировка узу мөмкинлеге дә булачак.

Фестивальдә катнашу түбәндәге этаплардан тора:

– «Round»яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мобиль кушымтаның веб-версиясен йөкләү яки күчерү;

– теркәлү узыгыз, нинди мәгариф учреждениесен тәкъдим итүегезне күрсәтегез;

– мобиль кушымтада фестиваль битенә керегез;

– сезнең өчен кызыклы тематик челленджны сайлагыз (бирем);

 теләсә кайсы конкурста катнашу өчен биремне челленджда урнаштырылган инструкция буенча үтәргә һәм проектны фотода бастырып чыгарырга кирәк –

(бер проектта 5 фотодан артык түгел) яки видео форматында (видео озынлыгы

1 минуттан артык түгел);

«Проектның тасвирламасы» графасында катнашучының фамилиясен, исемен күрсәтегез, шулай ук проектка Кыскача тасвирлама бирегез;

– Фестивальнең җиңүчесе булыр өчен, биремне сыйфатлы үтәргә һәм үз проектыңны тәкъдим итәргә кирәк. Фестивальнең җиңүчеләрен һәр челлендж (задание) буенча эксперт төркеме билгели.

Моннан тыш, учреждениеләрнең фестивальне оештыручылар командасын квиз форматында практик-ориентлы интерактив уен үткәрү өчен чакыру мөмкинлеге бар, ул яшьләрдә республика компанияләрендә үз һөнәри үсеш мөмкинлекләрен аңлауны формалаштыруга ярдәм итә.

Фестивальнең генераль партнеры КАМАЗ ААҖ. Фестивальдә катнашучы компанияләр: Банк ВТБ ААҖ, Сетевая компания АҖ Татнефть ААҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, KAMA TYRES шин комплексы,

«Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ һәм М.В. Ломоносов исемендәге МДУ базасында  «Зур мәгълүматларны саклау һәм анализлау технологиясе» юнәлеше буенча МТИ(милли технология инициативасы) компетенцияләр үзәге.

Фестивальнең җентеклекләрен сайтта белергә һәм анда катнашырга мөмкин https://newround.ru/pro.

Translate