Казан дәүләт аграр университеты студентлары Татарстан Республикасы предприятиеләрендә практика үтә.
Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасының аграр секторын үстерүче һәм авыл хуҗалыгына яңа технологияләр китерүче югары квалификацияле белгечләр әзерләүне дәвам итә.
Уку буенча практика булачак белгечләрне укытуда һәм әзерләүдә мөһим этап булып тора.


Мәсәлән, “Экология” юнәлеше буенча факультетта белем ала торган студент Кириллов Кирилл СИБУРның иң эре, динамик үсеш ала торган җитештерүләренең берсе булган ПАО “Казаньоргсинтез”да практика уза. Ул билгеләп үткәнчә, бу кыйммәтле тәҗрибә һәм теорик осталыкларны гамәлдә куллану мөмкинлеге. Шулай ук урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Казан дәүләт аграр университетының 1 нче курс студентларына уку практикасы үткәрелә.

