Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институты укытучылары Казан дәүләт мәдәният институтында фәнни-гамәли семинарда булды.

2023 елның 5 июнендә Казан дәүләт мәдәният институтында “Дәүләт фәнни аттестация системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм аның сәнгать өлкәсендәге үзенчәлекләре” фәнни-гамәли семинары узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов, РФ Фән һәм югары мәгариф министрлыгы Фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү департаментының директоры Сергей Пахомов катнашты.


Яклар кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинарда диссертация советларын формалаштыруда, профессор һәм доцент исемнәрен бирүдә яңа алымнар һәм таләпләр каралды.
🔖
Чарада шулай ук Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институты укытучылары, шул исәптән фәнни эш һәм цифрлы трансформация буенча беренче проректор Булат Зиганшин, бухгалтерлык хисап һәм аудит кафедрасы мөдире Гүзәлия Клычова һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты Марсель Хисматуллин да булды.

Translate