РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары ректорлары киңәшмәсе
6 июльдә «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе кысаларында Казан ДАУ диварларында югары белем бирү мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды, аны статс-секретарь — Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары М.И. Увайдов үткәрде.
Киңәшмәдә мондый темалар күтәрелде: югары белем бирү оешмаларын үстерү программалары, мәгариф оешмаларының мөлкәт комплексын оптимальләштерү, югары белем бирү оешмаларында фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру һәм башкалар.
Күбрәк фотолар: https://vk.com/album-200997192_294411650



