«Татарстан – Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлекчәсе Советы утырышы
19 июльдә Казан сәнгать кәсепләре техникумы базасында «Татарстан – Яңа гасыр» -«Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлекчәсе Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев белән философия һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова катнашты. Техникум директоры Раушания Саубанова утырышта катнашучыларны әзерлек юнәлешләре һәм техниканың соңгы сүзе буенча җиһазландырылган уникаль остаханәләр, шул исәптән аддитив технологияләр һәм 3-D басма белән таныштырды. Укучыларның төрле ювелир, тукыма, күн һәм агач техникада башкарылган эшләре зур тәэсир калдыра.
Советта эш планы кабул ителә, анда чаралар, шул исәптән университет белән берлектә билгеләнә. Иҗтимагый хәрәкәтнең Казан дәүләт аграр университеты инициативаларын хуплавы университетның абруен арттырырга, студентларны һәм укытучыларны Татарстан Республикасы файдасына социаль активлыкка җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.



