Казан ДАУның «Бердәмлек» этно-фестивале
7 ноябрьдә Казан ДАУның «Бердәмлек» беренче этно-фестивале узды
Төрле төстәге костюмнар, бай программа һәм дөнья халыкларының искиткеч күргәзмәсе. Фестивальдә катнашучылар кунакларны үз милләтләре традицияләре буенча каршы алдылар.
Бу концерт Б121-06 төркем студенты, университетның чит ил студентлары клубы җитәкчесе Хәбибова Манижа инициативасыз булмас иде
Безнең төп кунаклар да читтә калмады: Казан ДАУ ректоры — Вәлиев А.Р., яшьләр сәясәте укыту-тәрбия эше проректоры — Дмитриев А. В., Казан ДАУның Халыкара бүлеге начальнигы — Матвеева С. Е., хуҗалык-икътисад өлеше проректоры — Закиров З. Р.
Чараны оештыручыларга, шулай ук «Бердәмлек»чит ил студентлары клубына зур рәхмәтебезне белдерәбез:
Кусина Екатерина Анатольевна —«Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы» республика яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкиленә;
Казакъларның милли-мәдәни автономиясенә (НКА);
Татарстан Республикасында Таҗикларның милли-мәдәни автономиясенә.





