Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы йомгаклары
23 нче ноябрьдән 24 нче ноябрьгә кадәр КФУның спорт комплексы диварларында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларының армрестлинг буенча Спартакиадасы узды.
Татарстан Республикасының 17 югары уку йортыннан 195 спортчы 15 комплект бүләк уйнатты.
Казан ДАУ студентлары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: Гарифуллина Диләрә (Б331-07 төркеме) һәм Николаева Индира (Б301-02) үз үлчәү категорияләрендә җиңү яуладылар һәм 2023-2024 уку елында армрестлинг буенча Спартакиада чемпионнары булдылар. Ә команда капитаны Кәримов Дәүләтбәк (Б 211-03) бу ярышларда көмеш медаль яулый.
Спортчыларны һәм тренер Мантуров Илгиз Минзаһит улын котлыйбыз. 2024 елның 7-10 февралендә Ижевск шәһәрендә узачак Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары Универсиадасында да уңышлы чыгышлар телибез.



