Университет кунаклары безнең музейда!
24 ноябрьдә Казан ДАУ музее урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 20 еллыгына килгән кунакларны каршы алды. Бәйрәмгә музейда яңа экспозицияләр әзерләнгән. Музейга академиклар А.Х. Газизуллин, Ф. В. Аглиуллин кызы һәм уллары, шулай ук авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты А. И. Мурзовның кызы бүләк тапшырдылар. Зур коллекция Татарстан Республикасы урманчысының документларыннан, бүләкләреннән, планшетларыннан, фотосурәтләреннән, китапларыннан һәм формалы киемнәреннән тора. Музей экспозицияләре кунакларда соклану уятты.