Казан ДАУ делегациясенең «Идея» технопаркына визиты

29 ноябрьдә Казан ДАУ делегациясенең «Идея»технопаркына эшлекле визиты булды. Делегацияне Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р. җитәкләде, шулай ук анда беренче проректор — фәнни эш һәм цифрлы трансформация проректоры Җиһаншин Б.Г., инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге проректоры Хәмидуллин Н. Н., университетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре керде.

«Идея» технопаркы ягыннан очрашуда ИПТ «Идея» ЯАҖ генераль директоры Сафин Д. Н., Рязанцев Я. В., хезмәткәрләр катнашты.

Фикер алышу көн тәртибенә Мәскәүдән «Климбиотех» компаниясе проектлары һәм технопарк базасында урнашкан инновацион лабораторияләр белән танышу кертелде.

«Климбиотех» компаниясе авыл хуҗалыгы культуралары селекциясен күп тапкыр тизләтү өчен комплекслы чишелешләр белән шөгыльләнә. Компания җитәкчесе «speed breeding» технологиясе яки тизлек селекциясе турында сөйләде. Бу үсемлек селекциясенең революцион технологиясе, ул көннең оптималь озынлыгын, яктылыкның интенсивлыгын һәм сыйфатын, шулай ук чәчәк атуны стимуллаштыру һәм орлык алу өчен температураны куллану аша үсү вакытын сизелерлек кыскарта. Бу технологиянең өстенлеге шунда ки, ул традицион үстерү ысулларына караганда үсемлекләрнең күпкә күбрәк буыннарын алырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, бодай һәм көнбагыш белән үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, елына ике буын урынына алты буынга кадәр алырга мөмкин, бу билгеләнгән үзлекләре булган авыл хуҗалыгы культураларының генотипларын булдыру вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук уртак тикшеренүләр перспективалары турында да фикер алыштылар. Селекция һәм орлыкчылык буенча тикшеренүләрне оештыру өлкәсендә, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының башка фәнни юнәлешләре кысаларында үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә карар ителде.

Translate