Интернет челтәрендә мәгълүмати куркынычсызлык
Бүген «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора һәм без барыбыз да төрле социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдаланабыз, мәсәлән, Вконтакте, WhatsApp, Телеграм һәм башкалар.
Россия Федерациясендә, бөтен дөньяда кебек үк, электрон технологияләр һәм телекоммуникация челтәрләре үсеше, глобаль компьютер челтәрендә төрле мәгълүмат ресурсларының гомуми кулланылышы законны бозуның принципиаль яңа төре – киберҗинаятьчелек барлыкка килүгә ярдәм итте. Соңгы еллардагы практика мондый җинаятьләр санының артуын күрсәтә.
Җинаятьчеләрнең 80% тан артыгы социаль челтәрләрдән мәгълүмат ала. Шәхси мәгълүмат пароль урлау, шантаж, акча алу, мыскыллау, яла ягу, урлау кебек җинаятьләр кылу өчен кулланыла. Моннан тыш, беркем дә шәхси мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат базаларын ватудан, гади хаталардан һәм кеше уйламыйча эш итүдән саклана алмы. Мошенниклар кешеләрнең психологиясен бик яхшы беләләр һәм барлык булган мәгълүматны оста кулланалар, шул исәптән мошенниклык корбаны аралашканда үзе дә сизмәстән биргән мәгълүматны да.
Кибер-мошенниклар тозакларына эләгү куркынычын киметү өчен без сезнең өчен мәгълүмати куркынычсызлык белешмәсен әзерләдек. Бу киңәшләрне саклагыз һәм уяу булыгыз!





