Казан дәүләт аграр университетында туган тел атналыгы

20 февральдә икътисад институтында 13-20 февральдә чит телләр кафедрасы үткәргән Туган тел атналыгы йомгаклау концерты белән тәмамланды. Ул 21 февральдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланды. Концертта Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашты.

Татарстан, Әзербайҗан, Украина, Төркмәнстан, Япония чыгыш ясаучыларның туган телләрендә халык җырлары, Россия, Татарстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кавказ халык биюләре, ә Франция һәм Кыргызстан туган телдә шигырьләр белән тәкъдим ителде.

Ә тамашачылар өчен бүләкләр белән бию конкурсы оештырылды.

Концерт чит телләр кафедрасы өлкән укытучысы Р.Х. Мәүдәшеваның йомгаклау сүзе, концертта катнашучыларны бүләкләү һәм Г. Тукайның «И туган тел»җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Translate