Владимир Путин: без авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уңышлары белән горурланабыз, алар искиткеч

Ышанычлы кешеләр белән очрашуда Президент авыл хуҗалыгы тармагы югарырак технологияле һәм заманчарак була бара дип белдерде.

«Авылның һәм авылда эшләүче кешеләрнең безнең өчен нинди әһәмияткә ия булуын беркайчан да онытмаска тиеш. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уңышлары белән горурланабыз. Алар искиткеч», – дип ассызыклады Владимир Путин.

Шул ук вакытта ул авылда күп эшләр башкарылырга тиешлеген һәм күп кенә программаларның моңа юнәлдерелгәнлеген билгеләп үтте. Тармакка һәм социаль өлкәгә ярдәм артачак, ә механизмнар камилләшәчәк.

Translate