”Яз гүзәле” конкурсы нәтиҗәләре!

21 мартта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексының концерт залында Елның иң көтелгән вакыйгаларының берсе — “Яз гүзәле”матурлык һәм талант конкурсының финалы узды. Быел конкурс финалына шулай ук икътисад институты студентлары Саяпова Азалия һәм Кадыйрова Гөлчачак чыкты.✨

Безнең кызлар үзләренең талантларын һәм матурлыкларын күрсәттеләр, мондый чарада катнашу алар өчен киләчәктә ярдәм итәчәк бәяләп бетергесез тәҗрибә булды.

Кызларыбызга ярдәмгә Казан ДАУ җитәкчелеге вәкилләре, укытучылар һәм студентлар килде.

Без студентларыбызга ирешкәннәрдә тукталмаска һәм алга барырга телибез. Матурлык һәм талант безгә яхшырак һәм көчлерәк булырга ярдәм итүче кораллар гына бит. Без кызларыбыз тагын да югарырак күтәрелерләр һәм чын йолдызлар булырлар дип ышанабыз!