Татар шигърияте көне!

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 138 ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасында «татар шигърияте көне» милли бәйрәме уңаеннан, безнең университет студентлары белән Механизация һәм техник сервис Институты бинасында философия һәм хокук кафедрасы доцентлары Р.С. Барсукова һәм И. М. Габделхакова Г. Тукай иҗатына һәм татар шигъриятенә багышланган ачык дәрес үткәрделәр.

Студентлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар.

Ачык дәрестә шулай ук рус телле студентлар да катнашты, Г. Тукай шигырьләрен тәрҗемә итеп укыдылар