Агробиотехология институтында «2-нче разрядлы җиләк-җимеш саклау эшчесе»н яңадан әзерләү курслары дәвам итә. Тыңлаучылар уку процессында җиләк җимеш һәм яшелчәләрне саклау технологияләре белән танышалар

Дәресләр барышында студентлар үсемлекчелек продукциясен саклау буенча заманча җиһазлар белән танышалар. Һөнәри белем бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 июнендәге “Студент отрядлары составында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшчеләр һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары буенча катнашучыларга бушлай һөнәри белем бирүнең төп программаларын укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турындагы” 876нчы номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.