29 июньдә Казанда «УРАМ»Яшьләр экстрим-паркы территориясендә Бөтенроссия Яшьләр көне узачак!

Чара 8 тематика буенча үз эченә түбәндәге мәйданчыкларны алачак:

«Иҗат белән бергә»,

«Белем белән бергә»,

«Яңа белән бергә»,

«Үз эшең белән бергә»,

«Туган ил белән бергә»,

«Карьера белән бергә»,

«Актив яшәү рәвеше белән бергә»,

«Яхшылык белән бергә».

Урам спорт төрләре буенча ярышлар (паркур, скейтбординг, самокат), велоспорт буенча Россия чемпионаты «BMX-фристайл-парк», белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслар, иҗади чыгышлар һәм күргәзмәләр, республиканың яшь музыкантлары һәм чакырылган артистлар катнашында концерт программасы планлаштырылган.

Яшьләр көнендә очрашырбыз!