Казансу ярындагы мәһабәт триколор: Казан ДАУ студентлары Россия көнен билгеләп үттеләр!

Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Казан дәүләт аграр университеты студентлары Яшь Гвардия белән берлектә яшьләрнең бердәмлеген һәм патриотизмын күрсәтүче масштаблы акция оештырдылар. Казансу елгасы ярында илебезнең көчен һәм куәтен символлаштырган Россия Федерациясенең иң зур флагы җәелдерелде.

Бу билге пейзажны бизәп кенә калмаган, ә дәүләт символларының әһәмиятен һәм тарихи хәтернең мөһимлеген дә искә төшергән. Чара үз тирәсенә бу мөһим вакыйганың бер өлеше булырга һәм туган илгә булган мәхәббәтен белдерергә теләгән күп кешеләрне җыйды.

Без үзебездә патриотизм һәм бөек илебезнең якты киләчәгенә омтылыш ялкынын йөртүче студентларыбыз һәм яшьләребез белән горурланабыз