20 июньдә Казан дәүләт аграр университетында БРИКС кысаларында Кытай делегациясе белән очрашу узды



Казан дәүләт аграр университетының фәнни эш һәм цифрлы трансформация беренче проректоры — проректор Җиһаншин Булат Госман улы кунакларга университетның эше һәм структурасы турында тулы мәгълүмат бирде.
Шулай ук безнең университеттан очрашуда инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге проректоры — Хәмидуллин Наил Нурулла улы, хуҗалык-икътисадый эшчәнлек проректоры — Закиров Зөфәр Расых улы һәм халыкара бүлек начальнигы Светлана Матвеева катнашты.
Кытай делегациясе Казан ДАУ белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә зур кызыксыну күрсәтте. Алар партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга һәм аграр белем бирү һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга ният белдерделәр.
Очрашу бик уңышлы узды, һәм ике як та хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә өмет белдерде. Бу визит Казан ДАУ һәм Циндао шәһәренең кытай университетлары арасында озак вакытлы һәм нәтиҗәле партнерлыкның башы булыр дип өметләнәбез.