26 июньдә  Саид-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» форумы узды.

Чара уртак инициативага әверелде

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе һәм ТР «Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм штабы Татарстан сәнәгать предприятиеләренең һәм оешмаларының 200дән артык яшь вәкилен берләштерде.

Бер көнлек форумның интенсив эшлекле программасы тематик мәйданчыклар эшен үз эченә ала.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән “син”, дип сойләшү» тематик мәйданчыгында спикер булып профсоюз комитеты рәисе Денис Дардымов чыгыш ясады.

Форум чыннан да яшьләрнең, дәүләт секторы вәкилләренең һәм профсоюзларның тырышлыкларын берләштерү өчен зур коммуникация мәйданчыгына әверелде. Мондый чаралар эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм яшьләрнең потенциалын ачарга мөмкинлек бирә.

Translate