Без сезгә БРИКС авыл хуҗалыгы министрларының 14 нче очрашуы ничек узганын хәбәр итүне дәвам итәбез

Оксана Лут БРИКС авыл хуҗалыгы министрларының 14 нче очрашуында чыгыш ясады

«Шунысы куанычлы, 2024 елда БРИКС шактый киңәйде, безгә яңа Илләр кушылды. Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы, шулай ук яңа катнашучыларны – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен, Иран, Мисыр һәм Эфиопияне сәламләргә телим. Без илләребез арасында авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек иминлеген тәэмин итү өлкәсендә сәяси һәм икътисади партнерлыкны үстерүне дәвам итәчәкбез дип ышанам», – диде министр.

БРИКС илләре иң яхшы ресурс базасына ия авыл хуҗалыгы җирләре өлеше Бөтендөнья мәйданнарының 30% тан артыгын тәшкил итә.

Табигый-климат, демографик һәм социаль-икътисади шартларның киң спектры берләшмә илләренә төрле продуктлар җитештерүгә мөмкинлек бирә.

БРИКСНЫҢ дөньякүләм авыл хуҗалыгы продукциясе базарында позицияләрен ныгыту һәм глобаль азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатыннан өзлексез тәэмин итүне гамәлгә ашыру өчен зур потенциалы бар.

27 июньдә 2021-2024 елларга авыл хуҗалыгы өлкәсендә БРИКС илләренең хезмәттәшлеге буенча эш планы үтәлеше турында гомуми хисап хупланды. Аның нигезләмәләрен тормышка ашыруда инде зур уңышлар бар.

Translate