17 июльдә Тәтеш муниципаль районында «Нур» АФ ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар, «Россия авыл хуьалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән зона семинар-киңәшмәләре башланды

Җитәкчеләр һәм белгечләр белән бергә түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар:

•2024 елда көзге чәчү үзенчәлекләре;

•азык клинын яңа культуралар белән баету;

•үсемлекләрне яклау һәм биологик препаратлар куллану мәсьәләләре.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты. Министр билгеләп үткәнчә, республиканың 13 районында урып-җыю эшләре башланган. Инде 22 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 36 ц/га.

Моннан тыш, үсемлекләрне биологик яклау, туфракның микробиологик бергәлеген саклау темалары да күтәрелде. Әлеге теманы агроэкологик тикшеренүләр үзәгенең фәнни хезмәткәре Егорова О.А. тәкъдим итте, анда ул Казан ДАУның туфрак биотасын торгызу буенча эш тәҗрибәсе, шулай ук биологик препаратларны һәм туфракны торгызуның башка алымнарын куллану буенча уртак эшләнмәләр үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләде.