ТАССР төзелүнең 100 еллыгына йомгаклау студентлар конференциясе
2020 елның 29 июнендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган йомгаклау конференциясе булды. Конференциядә икътисад Институтының беренче курс студентлары катнашты. Татарстан тарихындагы үткәне, Татарстанның Бөек Ватан сугышында катнашуы, Татарстанның хәзерге тарихы турында студентларның докладлары тыңланды. Татарстанның үткән һәм хәзерге заман геройларына аерым игътибар бирелде. Комиссия составы аларның докладларын югары бәяләделәр. Комиссия әгъзалары: фәлсәфә һәм хокук кафедрасы укытучылары Нәҗметдинова Ф.Т., Шәрипова Н.Х., Барсукова Р.С., Габделхакова Р.М., Гали Б.Т., Фәйзрахманов Л.М., Казан ДАУның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мостафина А.А., шулай ук студентларның фәнни эшләре рецензенты, ТР Фәннәр Академиясе академигы, Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры вазыйфаларын башкаручы Салихов Р.Р..
Студентлар эшләре буенча фикер алышу барышында комиссия җиңүчеләрне билгеләде.
1 урынны Хәлирахманова Г.Ф. (Б391-01 төркем) һәм Мухтярова Г.М. (Б391-02 төркем) бүлеште.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!