Килүчеләр күзлегеннән дөнья

«Бәяләмәләр китабы»  – югары уку йорты тарихы, каралган экспозицияләр , күргәзмәләр һәм килүчеләрнең барлык еллардагы тәэсирләре турында мәгълүмат чыганагы.

Китапта язу калдырып, кеше күргәннәре турындагы фикерләре белән эмоциональ уртаклаша, соклана, шатлана һәм яңа мәгълүмат ала. Сез калдырган язмалар ярдәмендә без шәһәребезгә һәм Казан дәүләт аграр университетының тарих музеена кемнәр килгәнен белә алабыз.

Китапта Санкт-Петербург, Мәскәү, Кытай, Төркия, Үзбәкстаннан бәяләмәләр очрый…

Иң ихлас рәхмәт сүзләре музей директорлары Ф.ф. Нуриева һәм С. С. Сибгатуллина адресына җибәрелде.

       Сезнең игътибарга аеруча кызыклы бәяләмәләр тәкъдим ителде.

Translate