11-13 сентябрьдә Казанда «Дөнья әдәбияты яңа чынбарлыкта. Традицияләр, милли кыйммәтләр һәм мәдәниятләр диалогы»
Форум программасында язучылар һәм Россия, Кытай, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия һәм Иран әдәбиятлары өлкәсендә танылган эшлеклеләр катнаша
✨Заманча китап трендларына, әдәбият өлкәсендә халыкара хезмәттәшлеккә багышланган 50 төрле чара, шулай ук яшь авторлар өчен «Йолдызлы билет»премиясен тапшыру.
Форум Казан Ратушасында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Сандугач» 13нче китапханәсендә, В.П. Аксеновның Музей-йортында һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге мәйданчыгында уза.