2025 елгы Россия яшьләр су конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Су конкурсы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы проектларны билгеләячәк. Аны Экологик проектлар консалтингы институты үткәрә.

Конкурсның максаты – мәктәп укучыларының һәм студентларның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә ярдәм итү.

Эшләр 17 номинациядә тәкъдим ителергә мөмкин. Проектларның авторлары –гомуми белем бирү һәм урта махсус белем бирү учреждениеләренең 14 яшьтән өлкәнрәк укучылары, шулай ук югары уку йортлары студентлары.

Гаризалар 2025 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак: https://eco-project.org/news/1783/

Translate