Игътибар, Казан ДАУ студентлары!

2024 елның 25 октябреннән Красноярск дәүләт аграр университетында «Фәнгә Сәяхәт»фәнни-популяр туризм проектларының Халыкара конкурсы узачак.

Конкурсның максаты: Россия һәм чит ил студентлары арасында фәнни-популяр туризмның иң яхшы маршрутларын ачыклау.

Катнашу шартлары:

• Проектларны индивидуаль рәвештә яисә 3 кешегә кадәр төркемнәрдә тәкъдим итәргә мөмкин.

• Һәр катнашучыга бер заявка бирергә рөхсәт ителә.

Конкур  этаплары:

1. Гаризалар кабул итү: 2024 елның 25 октябрендә 09:00 сәгатьтән 24 ноябрендә 17:00 сәгатькә кадәр. Монда теркәлегез.

2. Сайлап алу туры: 2024 елның 27 ноябренә кадәр эшләрне экспертизалау.

3. Финал: финалистлар арасында проектларны турыдан-туры күрсәтү.

🏆 җиңүчеләр 2024 елның 12-13 декабрендә Халыкара форумда игълан ителәчәк һәм «Агрообразование»Ассоциациясеннән дипломнар алачак.

Үз идеяләрегезне күрсәтү һәм танылу алу мөмкинлеген ычкындырмагыз!

Translate