Казан дәүләт аграр университетында 28 октябрьдән «Авыл яшьләрен һөнәри ориентацияләүдә предприятиеләрнең роле»квалификация күтәрү программасы уза

Программада 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында «Уңыш» («Успех») профильле әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла торган табигый-фәнни юнәлештәге мәгариф-җитештерү кластеры кысаларында«Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары, шулай ук агробизнес предприятиеләре укытучылары катнаша. Программа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

✅ Квалификация күтәрү программасы кысаларында 7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова, укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоыр А. В. Дмитриев, һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Г. Р. Фәссахова катнашты.

🔹 Шулай ук программа кысаларында бу көнне экспертлар белән «Математика, физика һәм биология буенча БДИ тапшыруга әзерлек үзенчәлекләре»темасына семинар узды.

🤩 Казан ДАУ Татарстан Республикасында агроклассларны үстерү системасын оештыручыларның берсе булып тора.

Translate